Яңа ел могҗизасы белән уртаклашыгыз! Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы конкурсында катнашучы бул

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Яңа елга кадәр берничә атна кала һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгы борынгы чыршы уенчыклары, яңа ел флаглары, винтаж гирляндалар конкурсын башлап җибәрә.
«ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битегездә #минэкологиирт #ретро-игрушка хештегларын куеп, ретро-фотолар белән бүлешегез.
(Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш). Иң кызыклы фотолар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми аккаунтларында урнаштырылачак, ә иң сирәк очрый торган, эксклюзив чыршы уенчыгы белән фото авторы Татарстан Республикасы Экология министрлыгыннан бүләк – эко-шешә дә алачак.

Әйдәгез, могҗиза турында яңа ел истәлеген саклыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International