Климат сәясәте һәм Татарстанны декарбонизацияләү планнары мәсьәләләре буенча эшче төркем БМОның Рамка конвенциясе якларының 28 нче конференциясе эше белән танышты

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә Климат сәясәте һәм Татарстан Республикасын декарбонизацияләү планнары мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында БМОның климат үзгәрүе турында Рамка конвенциясе (COP28) якларының 28 нче конференциясенә «Россия йорты» аша турыдан-туры тоташтыру оештырылды. «Сибур» ҖЧҖнең «Климат инициативалары һәм углеродлы көйләү» функциясе директоры Елена Мякотникова онлайн режимда Россия делегациясенең СОР28ДӘ эшләве һәм БМОның РКИК яклары конференциясе мәйданчыгында тәкъдим ителгән «Сибур» ҖЧҖнең технологик һәм климат проектлары турында сөйләде. «РФ икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов сүзләренчә, Россия 2024 елда БРИКСта үзенең рәислеге кысаларында климат һәм тотрыклы үсеш буенча контакт төркеме булдыру инициативасы белән чыгачак», – дип билгеләп үтте Елена Мякотникова.

Шулай ук чарада эшче төркемлә катнашучылар, парник газлары чыгаруны киметү һәм икътисадны декарбонизацияләү өлкәсендә эшнең мөһим юнәлешләренең берсе буларак, 2013-2023 елларда автомобильләрне компрессивлаштырылган табигый газга (метанга) күчерү буенча Татарстан программасы нәтиҗәләрен карадылар. Аларны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Оксана Давыдова тәкъдим итте.

«Программаның 11 елында машиналарны газга күчерү хисабына атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруның кимүе елына 23 мең тоннадан артып китте, ә парник газлары чыгаруның кимүе 1 млн тонна СО2-эквиваленттан артык дәрәҗәгә җитте», – дип ассызыклады программаның экологик составын Татарстан экология министры урынбасары Ольга Манидичева.

Белешмә: 2023 елның 30 ноябреннән 12 декабренә кадәр Дубайда БМОның климат үзгәрүе турында рамка конвенциясе (COP28) якларының 28 нче конференциясе узды. Конференциянең төп мәсьәләләре булып дәүләтләрнең эссе климатка яраклашуы һәм энергетика системаларын алга таба декарбонизацияләү тора. Конференциягә дөньяның 198 иленнән 80 меңгә якын кеше килгән.

2024 елда Россия Федерациясе күп кенә глобаль һәм региональ мәсьәләләрне хәл итүдә зур роль уйнаучы БРИКС халыкара берләшмәсендә (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Кар) рәислек итәчәк. Рәислекнең төп чарасы — дәүләтләр башлыклары очрашуы (БРИКС саммиты) – Казанда узачак, ул рәислек башкаласы тарафыннан рәсми рәвештә расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International