Татарстан тәрбиячеләре өчен Кукмара районында экосеминар узды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Кукмараның 7нче «Колокольчик» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү ресурсы буларак балалар бакчасының белем бирү мохите» дигән республика экологик семинары булып узды. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында «Колокольчик» балалар бакчасы педагоглары хезмәттәшләре белән практик тәҗрибәләре белән  уртаклаштылар, дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр, ә аларның тәрбияләнүчеләре икенчел чимал һәм калдыклардан кием модельләре коллекциясен күрсәттеләр.

«Мондый семинарларның уздырылуы бик шәп, чөнки яшь педагогларның өлкән коллегаларыннан тәҗрибә алу мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International