Казанда икенчел чималны кабул итүнең яңа пункты ачылды. «ЭКОликбез» рубрикасында без Казанда икенчел чималны һәм кирәкмәгән әйберләрне кая тапшырырга икәнен сөйләячәкбез

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Казанда икенчел чимал җыюның яңа пункты эшли башлады. Ул Васильченко урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Мәйданчыкта төрле типтагы калдыклар һәм әйберләр өчен контейнерлар урнаштырылган: макулатура, пластик, мебель, батарея, техника, кием һәм башка әйберләр кабул ителә. Халык монда икенчел чималны бушлай калдыра ала.

Ә вакыты чыккан дарулар өчен КФУ Университет клиникасы бүлекчәләрендә Вишневский урамы, 2а һәм Шмидт урамы, 31 адресы буенча махсус контейнерлар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, тузган автомобиль шиннарын һәм тәгәрмәчләрен түбәндәге адреслар буенча шин монтажлау сервислары янындагы контейнерларга тапшыра аласыз:

- Авангард урамы, 88а;

- Адоратский урамы, 76б;

- Академик Лаврентьев урамы, 10а;

- Магистраль урамы, 77, 5 к.;

- Техник урамы, 118;

- Ф.Әмирхан урамы, 101.

Башка икенчел чимал пунктларының адресларын сайтта карарга мөмкин: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/grafiki-i-plany/punkty-priema-vtorsyrya/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International