9 нчы гыйнварда ТР Экология министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә бәйле чыгымнарны финанс ягыннан каплау максатларында коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә башлаячак.
Гаризалар 2023 елның 9-19 гыйнварында Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 адресы буенча һәм e-mail: есo@tatar.ru, R.Bogdanov@tatar.ru электрон адреслары буенча кәгазь һәм электрон чыганакларда кабул ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/otbor-na-obespechenie-zatrat-svyazannih-s-7245869.htm.