«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казанның ләм кырларын рекультивацияләү 61 процентка башкарылган

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Бүген объектта вице-премьер В.Абрамченко кушуы буенча Татарстанда уза торган семинар-киңәшмәдә катнашучылар булды. Татарстанның экология министры урынбасары Егор Тарнавский башка төбәкләрдәге коллегаларына рекультивация проектының ничек эшләнүе турында сөйләде, аерым ассызыклап үткәнчә, ләм кырларын рекультивацияләү – РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары сөйләгән комплекслы алымның бер өлеше.
«Бүген семинар кысаларында без ләм кырларын рекультивацияләү буенча пилот флагман проектыбызны тәкъдим итәбез. Бу проект булмаса, чистарту корылмаларын реконструкцияли башлавы авыр булыр иде, чөнки ләм утырмасы – чистарту корылмаларыннан килгән ахыргы продукт. Ягъни басуларны рекультивацияләү, чистарту корылмаларын реконструкцияләү, ләм утырмаларын термомеханик эшкәртү цехы төзү безгә ләм басуларын эксплуатацияләүне туктатырга мөмкинлек бирде, бу нәкъ менә экологик мәсьәләләрне хәл иткәндә Татарстанның комплекслы алымы», – дип сөйләде министр урынбасары. 
Ул искәрткәнчә, ләм кырларын рекультивацияләү 2021 елдан алып барыла һәм 2024 елда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тәмамланачак. Хәзер инде барлык планлаштырылган эшләрнең 61%ы башкарылган. 
Рекультивация вакытында кулланыла торган технология турында «Ядран-строй» генераль директоры Марат Хәйруллин җентекләбрәк сөйләде: «Ләм кырлары берничә картадан тора. Яңа карталар бар, иске карталар бар, искеләренә инде 40-50 ел, анда чистарту корылмаларыннан барлык ләм утырмалары тутырылган. Хәзер һәр карта чистартыла. Геоматериаллардан торган аскы экран җайланмасы ясала, дренаж системасы ясала. Геотурбация технологиясе үзе бөтен ләм утырмасын геотубларга кертүдән гыйбарәт, анда инде флоакулянтлар ярдәмендә эшкәртү бара.

Исегезгә төшерәбез, 50 ел эчендә биредә 4 миллион кубометрга якын ләм утырмасы тупланган. Ләм кырларының мәйданы – 100 гектар, аларның исе күп километрларга тарала, бу якындагы авылларда яшәүчеләрнең генә түгел, ә барлык Казанлыларның да тормыш сыйфатына бик начар тәэсир иткән. Объект күптән инде үзенең проект куәтен туздырган, кайбер участоклар 8,5 метр тирәнлеккә җиткән, ә Куйбышев сусаклагычының якынлыгын исәпкә алып, бу эчәр су чыганагы булган елга өчен дә, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен дә реаль куркыныч тудырырга мөмкин. 

2019 елдан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рәис Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ләм басуларын рекультивацияләү проекты өчен технологияләр сайлап алу белән шөгыльләнде.
Бу мәсьәләне хәл итү өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белгечләре тарафыннан 2019 елда агынты суларның һәр аерым картасының химик составы һәм санитар-микробиологик күрсәткечләре буенча комплекслы тикшеренүләр үткәрелде. Рекультивация чараларын үткәргәндә хәл итәргә кирәк булган һәм алга таба проектлауга техник биремне формалаштырганда исәпкә алынган төп бурычлар куелды. Мәсәлән, соңгы техник биремгә биш төп мәсьәләне эзлекле хәл итү керде:
1.​ Утырманы сусызландыру;
2.​Утырмаларны зыянсызландыру;
3.​Утырмаларны зарарсызландыру – ягъни авыр металл кушылмалары белән химик пычрану дәрәҗәсен киметү;
4.​Җыелган утырмаларны аларны урнаштыру урынында эшкәртү һәм соңыннан бозылган территорияне рекультивацияләү;
5.​Эшләрне башкарганда зарарлы исләрне нейтральләштерү.
Татарстанның экология министры семинар-киңәшмә кысаларында, Татарстанның әлеге пилот проекты алга таба тиражлау өчен  тәкъдим ителде, дип ассызыклады: «Хезмәттәшлек итү бик мөһим.  Хакимият һәм җәмгыять, бизнес һәм фән диалогы мөһим. Без проблемаларны системалы хәл итү өчен структуралаштырырга өйрәндек. Без республикабызда яшәүчеләргә файда китерәчәк сынау проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплылык алудан курыкмыйбыз. Татарстанга сәфәре вакытында Виктория Валериевна Абрамченко да нәкъ менә шул хакта  сөйләде.  Ул билгеләп үткәнчә, чистарту корылмаларын реконструкцияләгәндә Татарстан проблеманы хәл итүгә комплекслы якын килде һәм мондый тәҗрибәне тиражларга кирәк. Шуңа күрә бүген без Россиянең башка төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашырга җыелдык», – дип билгеләп үтте ТР экология министры.
Проект-эзләү эшләрен исәпкә алмаганда, «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында барган барлык эшләрнең гомуми бәясе – 8,1 млрд.сум. 
2024 елда биологик этап башланачак. Нәтиҗәдә, хуҗалык әйләнешенә 140,7 гектар җир җәлеп ителәчәк.

«Без технология турында сөйләргә әзер. Без барыбыз да өйрәндек, бу мәсьәләне комплекслы эшләдек һәм бу проблеманы хәл итүгә башка субъектларга ничек якын килергә кирәклеген сөйләргә әзер», — дип йомгаклады Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International