Бүген Казанда семинар-киңәшмә кысаларында Идел бассейнында чистарту корылмаларын төзү һәм модернизацияләү буенча регионнар тарафыннан гамәлгә ашырылган иң яхшы проектлар тәкъдим ителде. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков экологик мәсьәләләрне хәл иткәндә республиканың комплекслы якын килүе турында сөйләде.
Татарстанның иң зур чистарту корылмалары булып Казанның биологик чистарту корылмалары тора. Алар Иделнең топ-200 төп пычратучылары исемлегенә керә. Аларны реконструкцияләү ТР башкаласында яшәүче 1,3 млн кешегә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде ТР экология министры Александр Шадриков. «Без комплекслы алым кулланабыз. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү ләм кырларын рекультивацияләү мәсьәләләрен хәл итмичә мөмкин булмас иде. Үз чиратында, без рекультивация проектын башлагач, безгә ләм кырларын куллануны туктатырга кирәк иде. Чишелеш булып ләм утырмаларын термомеханик эшкәртү цехын төзү тора. Бу безгә ләм кырларының эшен ябарга һәм аларны рекультивацияләү мәсьәләсен тикшерүгә күчәргә мөмкинлек бирде.
Исегезгә төшерәбез, ләм кырларын рекультивацияләү 2021 елдан алып барыла һәм 2024 елда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тәмамланачак.
Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры ассызыклаганча, ләм кырларын рекультивацияләү проектын гамәлгә ашырганда, фән белән тыгыз хезмәттәшлектә, иң нәтиҗәле эш стратегиясен эшләү өчен, дөньяның 36 технологиясе өйрәнелгән. Хәзер объектта эшләр бара, семинарда катнашучылар сынау проектын шәхсән бәяләячәкләр – иртәгә ләм кырларына чыгу һәм рекультивация вакытында кулланыла торган технологияләрне тиражлау өчен тәҗрибә алмашу күздә тотыла.
Шулай ук Александр Шадриков «Экология» илкүләм проекты кысаларында башка чаралар турында да сөйләде. Быел Татарстанда тагын бер сынау проекты төгәлләнде – бу Озерное нефть ятмасының эшләми торган торбаүткәргечен сүтү. Демонтаж тулысынча тәмамланган, 23,7 км торба күтәрелгән. Гамәлгә ашыру бәясе 930,5 млн.сум тәшкил итә. «Үзара хезмәттәшлек бик мөһим. Хакимият һәм җәмгыять, бизнес һәм фән диалогы мөһим. Без проблемаларны системалы хәл итү өчен структуралаштырырга өйрәндек. Без республикабызда яшәүчеләргә файда китерәчәк сынау проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплылык алудан курыкмыйбыз. Татарстанга сәфәре вакытында Виктория Валерьевна Абрамченко да нәкъ менә шул хакта сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, чистарту корылмаларын реконструкцияләгәндә Татарстан проблеманы хәл итүгә комплекслы якын килде һәм мондый тәҗрибәне тиражларга кирәк. Шуңа күрә бүген без Россиянең башка төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашырга җыелдык», – дип билгеләп үтте ТР экология министры.
Ул Татарстан, «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларындагы эш тәҗрибәсенә ия булып, чистарту корылмаларын алга таба модернизацияләү чараларын Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән су объектларын сәламәтләндерүнең яңа проектына кертергә тәкъдим итәчәк, дип өстәде. Проектны 2025 елдан гамәлгә ашырырга планлаштыралар.
«Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар билгеләп үткәнчә, иң мөһиме — безнең кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормыш сыйфаты. Без эшләгәннәрнең барысы да халкыбыз файдасына эшләнә. Хакимиятнең, бизнесның, фәннең һәм җәмәгатьчелекнең һәр дәрәҗәсе һәм тармагы тырышлыгы бу бурычка буйсынырга тиеш.
Татарстанның су объектларын саклау проблемаларын хәл итүгә комплекслы якын килү тәҗрибәсе илнең башка төбәкләренә дә кирәк һәм кызыклы булыр дип ышанам», – диде Александр Шадриков.