15 ноябрьдә Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия экология диктантында белемнәрен тикшерәчәкләр

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бу чәршәмбедә, 15 ноябрьдә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм барлык территориаль идарәләр хезмәткәрләре «Экодиктант» бишенче Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектына кушылачак. Искәртеп узабыз, ведомство хезмәткәрләре бу чарада ел саен катнаша. Диктант офлайн форматта үткәрелә. Экологларга номинациядә 25 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Бүгенге көндә Татарстан буенча 156 офлайн мәйданчык теркәлгән. Бөтенроссия экологик диктантын һәркем яза ала, моның өчен https://экодиктант.рус/сайтында 2023 елның 26 ноябренә кадәр теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 9 ноябрьдә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экология диктанты старт алды. Быел чара порталда онлайн һәм офлайн форматта уза: https://экодиктант.рус/post/88 . Мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар һәм профильле ведомство белгечләре әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен тикшерә ала.

Шулай ук, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, Бөтенроссия экология диктантында җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы 1 дәрәҗәдәгеләр (4 691 кеше) саны буенча лидер булды. Шуңа күрә 2022 елда Казан Экодиктант үткәрүнең төп мәйданчыгына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International