Балык Бистәсе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары ике чүплек тапкан. Берсе – Балык Бистәсе поселогындагы Тынычлык урамында, территориянең чүпләнү мәйданы 160 кв.м тәшкил итә. Икенчесе – ташландык бакчачылык берләшмәләре районында, чүплекнең мәйданы – 400 кв. м.
Балык Бистәсе авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм 60 көн эчендә чүплекне бетерү турында ике кисәтү җибәрелгән.