Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә кабат МХО зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар. Хәрбиләр өчен дарулар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, тәмәке һәм кием-салым җыелган. Сугышчыларга алар элек сораган барлык кирәкле әйберләрне җибәрделәр. Бу юлы партиягә тәм-томнар өстәлгән, чөнки алда – Яңа ел. Татарстан балаларына махсус шоколад, куертылган сөт һәм печенье сатып алынган. Йөк Луганск өлкәсенә Сватово, Северодонецк шәһәрләренә һәм Кременная торак пунктына китте.
Бу йөкнең өченче тапкыр китүе. Алдагы машинаны гуманитар ярдәм белән Экология министрлыгы хезмәткәрләре июль аенда җибәргәннәр иде. Яңа елга кадәр тагын бер йөк җибәрү планлаштырыла. «Безне һәм илебезне саклаучыларга ярдәм итүне бурычыбыз дип саныйбыз. Батырлыклары өчен рәхмәт аларга. Без аларның барысын да бик көтәбез, чөнки сугышчылар арасында безнең Министрлык хезмәткәрләре дә бар», – ди ведомство белгечләре. Исегезгә төшерәбез, 30 июльдә Евгений Карпенко – ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторы, үз теләге белән алгы сызыкка китте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлыкка безнең сугышчылар белән элемтәдә торырга һәм аларга гуманитар ярдәм күрсәтергә Татарстан табибы Рафаэль Габдрахманов ярдәм итә. Узган атнада ул сугышчыларны сугыш кырыннан эвакуацияләгәне өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде.