Чат-ботлардан – нейрон челтәрләренә! Экология министры урынбасары Егор Тарнавский Нурлат укучылары өчен «Цифр дәресе» үткәрде

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген Нурлат районының Егоркино мәктәбендә «Цифр дәресе» узды. Аны ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде. Ул балалардан нинди социаль челтәрләрне куллануларын һәм аларның кайсы мессенджерларың иң популяр булуы турында белде. Укучылар аралашу өчен цифрлы сервислар тарихы, цифрлы этикетның төп принциплары белән таныштылар, шулай ук мессенджерларда кулланыла торган технологияләрне өйрәнделәр: чат-ботлардан алып аудио хәбәрләрне хәл итүче нейросетьләргә кадәр белдерләр. Гамәли биремнәрне үтәгәннән соң, һәр укучы цифр дәресендә катнашуы турында сертификат алды.

«Бүген IT-белгечләр һөнәре – беркайчан да булмаганча актуаль, цифрлы грамоталылык мәсьәләләрен аңлау бик мөһим, хәтта безнең эколог һөнәребездә дә цифрлаштыруны белү кирәк. Төрле мессенджерларны куллану безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды, шуңа күрә һәркем үзенең шәхси мәгълүматларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җитди карарга тиеш», – дип билгеләп үтте ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский.

Исегезгә төшерәбез, проект «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Цифрлы икътисад» АКО тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектны оештыручылар булып Россия Цифр министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКО, Россиянең мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге төп оешмалары белән партнерлыкта  VK компаниясе («ВК» ҖЧҖ ) тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International