Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга теләгән идеңме? Заявка тутырырга вакыт, чөнки материаллар соңгы атна кабул ителә. Без Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары эшен өч номинация буенча көтәбез:
- Табигый ресурсларны рациональ куллану (тискәре йогынтыны булдырмауга, табигый комплексларны һәм компонентларны торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектлар һ.б.);
- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү (фәнни-тикшеренү проектлары);
- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру.
Eco.pros@tatar.ru Электрон почтага җибәр һәм конкурста катнаш!
Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтында «Конференцияләр, конкурслар, СЮ КО ярдәм» бүлегендә яки әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2023-7081829.htm.