Татарстанда «Игелекле Татарстан» иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә Республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Төп максат – ирекле эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм этәргеч бирү. Ел саен премия конкурс форматында уза.
8 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. 2023 елда структур үзгәрешләр кертелде һәм премия өч юнәлеш буенча үткәреләчәк: волонтерлар, командалар, бизнес. «Татарстан Республикасы Ел волонтеры-2023» гран-прие» номинациясе кысаларында конкурсның абсолют җиңүчесе аерым бәяләнә.
Гаризаны 20 октябрьгә кадәр «ДОБРО.РФ» сайтында тапшырырга мөмкин: https://dobro.ru/ .
Оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы.