Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чүплек урынын ачыклаган. Тәртип бозу очрагы Исергәп авыл җирлегендә теркәлгән. Территориянең мәйданы 2100 кв.м тәшкил итә. Чүплек күләме – 260 куб.м.
Исергәп авыл җирлегенең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.