Бүген Россиянең иң экологик челленджы – «БумБатл» старт ала

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән узачак. Яңа сезонда акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында узачак. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә биреп, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Әмма, теләсә нинди батл кебек үк, бу җыелган макулатура саны буенча ярыш та, анда команда яки индивидуаль зачетта беренчелек өчен дә көрәшергә мөмкин.

Кәгазьне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һөнәри һәм югары уку йортларында, көллиятләрдә, катнашучы компанияләр офисларында, шулай ук кабул итү пунктларында тапшырырга мөмкин. Кабул итүнең иң якын ноктасын акция сайтында картада табарга мөмкин.

Катнашу өчен проектның бумбатл.рф сайтында теркәлергә кирәк, моны 10 октябрьдән эшләп булачак. Теркәлгәндә оешманы күрсәтергә яисә мөстәкыйль катнашуны расларга, аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, макулатура тапшырырга һәм сайтта шәхси кабинетта бу турыда хисап тутырырга кирәк.

Моннан тыш, сез креатив постлар конкурсында катнаша аласыз. Моның өчен социаль челтәрләрдә #бумбатл, #экосистема, һәм #нацпроектэкология хештегларын күрсәтеп, креатив «кәгазь»ле фото яки видео чыгарырга кирәк.

Топ-100 иҗади катнашучыга күңелле бүләкләр биреләчәк, ә топ-20 исемлегендәгеләр төп яшерен призга ия булачак!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россиянең 10 топ төбәгенә керде. Ике ай эчендә Бөтенроссия #БумБатл акциясендә катнашучылар 63,4 тонна макулатура җыйдылар һәм эшкәртүгә тапшырдылар.

Барлыгы 3 сезон нәтиҗәләре буенча 2 млн катнашучы 63 млн килограммнан артык макулатура җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International