Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының торышын мониторинглау өчен «Фламинго» экологик-аналитик судносын куллану буенча Татарстан Экология министрлыгы проекты «Ышанычлы партнер - Экология» табигатьне саклау практикасының иң яхшы V Бөтенроссия конкурсына игълан ителде. Ул «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә тәкъдим ителде. «Фламинго» («Идел-М») – ул фәнни-тикшеренү комплексы, аның төп максаты – су объектларының торышын күзәтү һәм мониторинглау. Судно акваторияне тикшерү бурычларының тулы комплексын хәл итү өчен аппаратура белән җиһазландырылган. «Фламинго» агымлы суларны тирәнгә ташлау урыннарын табарга, аларның сыйфатын тикшерергә, суда хокук бозуны видеокамера ярдәмендә теркәргә, суның гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләрен реаль вакыт режимында үлчәргә мөмкинлек бирә. Быел ТР Экология министрлыгы судносы берничә экспедиция ясаган, шул исәптән Казан шәһәре – Зеленодольск шәһәре – Лопатинский утравы – Куйбышев Затоны ш.т.п. – Казан шәһәре маршрутлары буенча да. Фәнни-тикшеренү судносы шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында куелган бурычларны үтәячәк. Искәртеп узабыз, Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин уникаль су объектларын, Иделне һәм Байкалны да кертеп, савыктыру эше дәвам итәчәген һәм безнең илебезнең Дон, Иртыш, Нева, Терек һәм Кама кебек аеруча әһәмиятле су артерияләрен савыктыру буенча киләчәк планнары турында белдерде. Фәнни-тикшеренү судносы бу глобаль бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәк.
Бу Бөтенроссия конкурсы кысаларында тәкъдим ителгән Экология министрлыгының беренче проекты гына түгел. Узган ел Татарстан Республикасы Экология министрлыгының «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә җиңүче булды, ә Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту проекты «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә диплом алды.
«Ышанычлы партнер - Экология» конкурсы федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнарына «Экология» илкүләм проектын нәтиҗәле гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Әлеге чара табигатьне саклау буенча иң уңышлы һәм нәтиҗәле төбәк практикаларын һәм аларны алга таба тиражлау һәм бөтен ил буйлап җәелдерү өчен ачыклау максатыннан булдырылган.