Һәр шимбә көнне «МЕГА» сәүдә үзәгендә республика укучылары «Бумага, сдавай» акциясендә катнаша алачак. Макулатура җыю 4-9 сыйныф укучылары арасында уза. Кампания тәмамлангач, өч финалистка балалар күңел ачу үзәгенә бару өчен бүләк-сертификатлар тапшырылачак. Бөтен сыйныф белән дә, индивидуаль рәвештә дә катнашырга мөмкин!
Нигә макулатура бирергә? 60 кг кәгазь кисәгеннән 1 агачны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, ә бер тонна макулатура эшкәртү – 20 000 литр суны, 1 000 кВт электр энергиясен экономияли һәм атмосферага 1700 кг углекислый газ чыгарылуын киметә.
Сине «МЕГА» сәүдә үзәгендә, Бахетле супермаркеты каршында көтәбез
Кайчан? Һәр шимбәдә 12:00-16:00 сәгатьләрдә.