Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Мәктәп экопатруле» гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында республика конкурсын үткәрә.
Конкурс шартлары буенча, укучыларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын iOS яки Android операцион системасын хуплый торган җайланмага урнаштырырга кирәк. Шуннан соң edu.tatar.ru мәгариф порталы логинын кулланып, кушымтада теркәлү узарга һәм табылган чүплекләр турында фото һәм видеохәбәр җибәрергә кирәк. Һәр чүплек буенча Министрлык инспекторлары тарафыннан күзәтчелек чаралары күреләчәк, ә конкурста катнашучылар баллар алачак.
Җиңүчеләр шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында аерым билгеләнәчәк һәм түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:
«Иң актив укучы»;
«Иң актив сыйныф»;
«Иң актив мәктәп»;
«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы».
Конкурс 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Төгәлрәк: https://eco.tatarstan.ru/2023-2024.htm.
Оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.