Иң халыкчан экология конкурсында катнашырга өлгер

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

«Комсомольская правда» медиатөркеме халыкчан экология конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүен дәвам итә. «Комсомольская правда» медиатөркеменең илкүләм экологик премиясе компанияләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм фикер лидерларының иң яхшы практикалары, технологияләре һәм проектлары өчен һөнәри бүләк булып тора. Төп максат – табигатькә сакчыл мөнәсәбәт. Сезнең проектлар турында бөтен ил белсен һәм киләчәктә аларны башка төбәкләрдә тормышка ашырырга мөмкин булсын өчен, катнашыгыз.

Гаризаны 12 октябрьгә кадәр премия сайтында тапшырырга мөмкин: https://ecopremiya.kp.ru/.

«Комсомольская правда» медиатөркеме премиясендә җиңүчеләр 8 декабрьдә үз бүләкләрен һәм дипломнарын алачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International