Министр урынбасары Ольга Манидичева югары технологияләр чемпионатында җиңүчеләрне котлады

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «ЭОГ-проектларны оештыру һәм идарә итү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының көмеш призерларын бүләкләү тантанасы узды. Чемпионат һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте кысаларында узды. Экология министры урынбасары Ольга Манидичева студентлар Нияз Бикчуринны, Илүзә Биктимирова белән Камил Вәлиеваны, Алинә Гомәрованы ярышларның көмеш медале белән котлады.

«Дуслар, афәрин сезгә! Без сезнең белән горурланабыз, сез Россия дәрәҗәсендә лаеклы үрнәк күрсәттегез. Мин ышанам, сезнең өчен барысы да башлана гына һәм киләчәктә сез тагын берничә тапкыр дәрәҗә яуларсыз. Без, үз чиратыбызда, мөмкин булганча, студентларыбызга ярдәм итәргә, дөрес киңәш бирергә тырыштык», – дип билгеләп үтте министр урынбасары Ольга Манидичева.

Исегезгә төшерәбез, югары технологияләр чемпионаты Бөек Новгородта узды. Чемпионат финалында катнашу өчен 30 төбәк заявка биргән. Быел Татарстан Республикасы беренче тапкыр «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм идарә итү» компетенциясендә катнашты. Республикадан В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятенең 4 курс студентлары чыгыш ясады. Экология министрлыгы белгечләре студентларны әзерләүдә һәм чемпионат вакытында балаларга күп тапкырлар ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International