Депутатлар ТР Экологик Кодексын кабул итүенә кагылышлы сорауларны хәл иттеләр

2008 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

ТР  Икътисад министры Рашат Фаттаховның һәм ТР Финанслар министры  Рифнур Сулеймановның “ТРның 2009 елга бюджеты  һәм 2010-2011 елларга планнары турында ” гы законопроект буенча чыгышларыннан соң, депутатлар аны беренче утырышта кабул итәргә киңәш иттеләр. Шулай ук әлеге законопроектка кайбер үзгәрешләр кертелергә тиеш икәнлеге турында да әйтелде.

Гидротехник җайланмаларга кагылышлы темага аеруча басым ясалды. Бу җайланмалар бигрәк тә яз көне куркыныч тудыра.

Депутатлар сүзенә караганда, проблеманы хәл итү буенча иң кулай  вариант – республика программасы. Аның төп максаты – авариясез язгы ташымнарны үткәрү, республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү. Шул очрактан комитет республика финанслар бюджетыннан яңа ярсаклау дамбалары төзү һәм гидроҗайланмаларны ремонтлау өчен акча бүлеп чыгаруны карарга булдылар.

Комитет әгъзалары Экологик  кодексның проектын карадылар. Әлеге проект  комитет председателе Ринат Абдуллин җитәкчелегендә һәм ТР Дәүләт советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты белән әзерләнгән.

Шулай ук Комитет федераль законнарга кагылышлы проектларны да кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International