Бүген экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Син студент һәм экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында үз көчеңне сынап карарга теләр идеңме? ТР Экология министрлыгы конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. Без синең эшеңне 24 октябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча көтәбез:

- Табигый ресурсларны рациональ куллану (тискәре йогынтыны булдырмауга, табигый комплексларны һәм компонентларны торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектлар һ.б.);

- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү (фәнни-тикшеренү проектлары);

- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру.

Материаллар электрон почтага кабул ителә: Eco.pros@tatar.ru.

Җиңүчеләр 50, 30 һәм 20 мең сумлык призлар алачак.

Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтында «Конференцияләр, конкурслар, СЮ КО ярдәм» бүлегендә яки әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2023-7081829.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International