ТР Экология министрлыгы инспекторлары Мөслим районында чүплек таптылар

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Мөслим районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Елгабаш авылы янында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын  ачыкладылар. Пычранган участокның мәйданы 340 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.

Мөслим районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзер чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International