Без барыгызны да 24 сентябрьдә «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе кысаларында Зеленодольск районында узачак шимбә өмәсендә көтәбез. Чара Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә узачак.
Шимбә өмәсен оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, «Чиста булачак!» яшьләр экологик хәрәкәте.
Экоакцияне 11:00 сәгатьтә башлаячакбыз.
Исегезгә төшерәбез, катнашучылар өчен трансфер оештырылачак. Катнашучыларны җыю – 24 сентябрьдә 9:30 башлап 9:45 кадәр, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 64 йорт адресы буенча. Тулырак мәгълүматны телефон номеры буенча төгәлләргә була: 8 (950) 317-71-19 (Анна Баймяшкина).
Белешмә: «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе – «Россия экология операторы» ППК тарафыннан «Экосистема» хәрәкәте һәм Россия Табигать министрлыгының Росзаповедцентры белән берлектә оештырылган федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләрдәге өмәләр марафоны. Проект кысаларында Россия Федерациясенең 6 субъектында: Татарстан Республикасында, Кабарда-Балкар Республикасында, Мәскәү, Вологда, Чиләбе һәм Воронеж өлкәләрендә гражданнарның экологик белемнәрен һәм аң дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.