ТР Экология министрлыгының Казандагы АСКЗА ел башыннан 851 меңнән артык үлчәү башкарган

2023 елның 22 сентябре, җомга

15 сентябрьдән башлап 22сенә кадәр Осиново поселогында урнашкан АСКЗА-1 станциясендә сероводород буенча максималь тапкырлыгы 1,8 ПДК булган 8 арту очрагы һәм Павлюхин урамы, 75 йорт адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 станциясендә максималь тапкырлыгы 18 ПДК булган 1 арту очрагы теркәлгән.

Министрлыкның башка станцияләрендә пычратучы матдәләрнең ПДК артуы теркәлмәгән.

Шулай ук халык үтенече буенча күчмә экологик лабораториянең Казан шәһәренең төньяк зонасына чыгуы һәм матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен кул насосы ярдәмендә пробалар алуы да оештырылган. Бу анализлар һәм рейдлар нәтиҗәләре буенча торак зонада артыклык теркәлмәгән.

Контроль станцияләрендә теркәлгән артулар турында мәгълүмат Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә һәм Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International