Көнчыгыш икътисадый форумының башлангыч көнендә Владивостокта «Лачын көне» халыкара форумы узды, анда лачын-балабанны реинтродуцияләү буенча Татарстан проекты тәкъдим ителде. Табигый популяцияләрне торгызуның нәтиҗәле ысулларына багышланган сессия кысаларында проект презентациясе белән Татарстанның экология министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ул узган гасырның 70 нче елларына кадәр зур территорияләрдә очрый торган лачынның бу төре хәзер Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгәнен сөйләде. «Идел-Урал төбәге территориясендә әлеге төрнең хәзерге саны 244 - 336 пар дип бәяләнә. Татарстанда лачын-балабан инде 50 еллап очрамый, гәрчә ул безнең төбәктә күп гасырлар дәвамында яшәгән булса да. Соңгы тапкыр Иделдә корылган оя 1974 елда Идел - Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән. Шуңа күрә безнең сынау проектның төп максаты – Кызыл китапка кертелгән кошны Татарстандагы туган җирләренә кайтарырга тырышу. Без җитди фикер алышулар үткәрдек, Россия тернәкләндерү үзәкләренең уңай тәҗрибәсен өйрәндек, нигез итеп «Холзан» үзәге эшен алдык», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Исегезгә төшерәбез, проект «СИБУР» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» конкурсы грантына Анатолий Щеповский исемендәге тирә-яктагы мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстанның Кама Тамагы районында участок сайланган. Проектның әзерлек өлеше волонтерлар җыюны, ясалма оялар (хэклар) төзүне, лачын балаларын китертүне һәм электр линияләрендә кошларны саклау җайланмаларын урнаштыруны үз эченә ала. Һәр хэкта видеоконтроль системасы урнаштырылган.
Кошларны күзәтү ике ай дәвам иткән. Бу процесс фәнни җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп иткән, нәтиҗәдә кошларның 90% кыргый табигатьтә мөстәкыйль тормышка әзерләнгән, бу, һичшиксез, югары дәрәҗә.
«Сынау проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы территориясендә Идел-Кама лачын-балабан популяциясен торгызу өчен база булдырды, алдагы шундый ук проектларны үткәрү өчен тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу проектта хакимият, бизнес, фән һәм җәмгыятьнең уңышлы диалогы ачык күрсәтелгән. Нәкъ менә шундый - фәнни алымы булган, бизнесның экологик проектларга җәлеп ителүе, экология мәсьәләләрен хәл итүдә халыкның актив катнашуы кебек интеграция «Экология» илкүләм проектының төп юнәлешләрен тормышка ашыруга ярдәм итә», – дип хәбәр итте Шадриков.
Проектны халык та югары бәяләгән. Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул «Бәллүр глобус» илкүләм премиясе лидерлары өчлегенә керә.
«Быел Россиядә беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә Лачын көне билгеләп үтелә. Бу карар РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде, һәм бу бик әһәмиятле. Татарстан һәрвакыт күп кенә уникаль ерткыч кошлар йорты булган, алар хәзер, кызганычка каршы, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында. Бу матур кошларның популяцияләрен яңадан торгызу һәм аларны гадәти яшәү урыннарына кайтару мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстанның табигать саклау ведомствосы башлыгы.
Шулай ук сессиядә төрле илләрнең кречет, сапсан, балабан популяцияләрен саклау һәм торгызу буенча практикасы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне һәм уртак проектларны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен Александр Шадриков Кыргыз Республикасы табигый ресурслар, экология һәм техник күзәтчелек министры Мелис Тургунбаевка һәм Кыргыз Республикасы табигый ресурслар һәм техник күзәтчелек министры урынбасары Кубат Касейиновка Р.Н.Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, «Лачын көне» халыкара форумы хакимият органнары вәкилләренең, экспертларның һәм фәнни җәмәгатьчелекнең игътибарын лачыннар гаиләсендәге кошларны да кертеп, ерткыч һәм сирәк төр кошлар популяциясен саклау, яклау һәм арттыру мәсьәләләренә җәлеп итү өчен халыкара эксперт мәйданчыгы булырга тиеш. 2023 елдан башлап Форум Россиядә ел саен үткәрелә.