«Россия суы» бөтенроссия акциясенең рекордлы сезоны: Татарстан казанышлар саны буенча алда бара

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Су объектлары ярларын чүп-чардан җыештыру буенча «Россия суы»  Бөтенроссия акциясенең чираттагы сезоны тәмамланды, ул чистартылган яр буе территорияләренең озынлыгы һәм җыелган чүп күләме буенча рекордлы булды. Социаль әһәмиятле ирекле инициатива, арттырып әйтмичә генә, «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга, эковолонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм яшәү нормасы буларак экологик культураны формалаштыруга ярдәм итә торган әһәмиятле иҗтимагый көчкә әверелде.

Ирекле хезмәткәрләр көнендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында 2024 ел сезоны нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чарада катнашучылар һәм оештыручылар җыелды. РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Максим Корольков, Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары һәм гидрометеорология өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Тамирлан Аджиев, шулай ук Россия Табигать министрлыгының аналитика үзәге директоры Вячеслав Дунаев җыелучыларны сәламләп, барлык катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

2024 елда акция үз байрагы астына бөтен илдән якынча 1 550 000 волонтерны җыйды. Уртак көчләр белән 55 000 километр чамасы яр сызыгы чистартылган, бу җир экваторы озынлыгыннан шактый зур. Моннан тыш, активистлар 118 000 кубометр калдык җыйганнар, аларның күп өлеше эшкәртүгә җибәрелгән. Акция кысаларында Россиянең барлык төбәкләрендә барлыгы 28 252 чара оештырылган.

Соңгы 11 елда акциягә 12,3 миллион капчык чүп җыйган 11,5 миллионнан артык кеше теләктәшлек белдергән. Бу күләмне чыгару өчен 103 000 КамАЗ кирәк булган.

Татарстан Республикасы акциядә катнашучы регионнарның йомгаклау рейтингында аерым урын алды. 2024 елда төбәк Бөтенроссия масштабында берьюлы өч рекорд куйды:

Чистартылган ярларның гомуми озынлыгы буенча рекорд - 10 413 километр.

Җыелган чүп күләме буенча рекорд - 16 584 кубометр.

Иң күп җыештыру эше - 9 334 чара.

Бу казанышлар татарстанлыларның әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен күрсәтә. Иреклеләр көнендә волонтерларыбызга, таянычыбыз һәм ярдәмчеләребезгә аерым рәхмәт белдерәбез! Безнең өмәләрне һәм акцияләрне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Бу безнең уртак казанышыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International