Казанда 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы узачак. Форумда цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнашачак. Экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасы турында «Эттон-Центр» ҖЧҖ IT-компаниясе вәкиле Максим Ермошин сөйләячәк. Ул «Цифрлы платформалар һәм дәүләт идарәсенә интеграция ысуллары» секциясендә түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясаячак.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы икътисад, социаль өлкә һәм дәүләт идарәсе тармакларын цифрлы трансформацияләү өлкәсендәге стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча узган ел экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын проектлау һәм булдыру эшләре башланды. Эшләнә торган цифрлы платформа 3 функциональ система өлешеннән («Җир асты байлыклары», «Дәүләт күзәтчелеге» һәм «Экомониторинг»), «Администрацияләү» система өлешеннән, «Хисаплар», «Картография» һәм «Норматив-белешмә мәгълүмат» модульләреннән тора.