Бүген «Казан Экспо»да А.И.Щеповских исемендәге Бөтенроссия конференциясендә экология өлкәсендәге яңа алымнар һәм инновацияләр турында фикер алыштылар

2023 елның 1 сентябре, җомга

«Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» конференциясе Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Анда ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Булат Әхмәдиев, ТР буенча Россия экология җәмгыяте җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

Дискуссияләрдә шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьтән рациональ файдалану, көйләү һәм тискәре экологик нәтиҗәләрне булдырмау өлкәсендәге проблемаларны хәл итү белән бәйле булган сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм инженерлык оешмалары вәкилләре катнашты.

Конференция башында экология министры урынбасары Ольга Манидичева барлык катнашучыларны сәламләде һәм видеороликта Татарстанның Экология министрлыгы, «СИБУР Холдинг» ГАҖ, Анатолий Иванович Щеповских исемендәге Кызыл китапка кертелгән лачын-балобанны реинтродукцияләү буенча региональ иҗтимагый фондның уртак проекты нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, бу проектта хакимиятнең (ТР Экология министрлыгы), бизнесның («СИБУР»), фәннең (галим-орнитологлар, КФУ) һәм җәмгыятьнең (волонтерлар) уңышлы диалогына ачык мисал күрсәтелгән.

СИБУР Экология блогы җитәкчесе Галина Холщева да катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул эре сәнәгать предприятиеләренең экологик җаваплылыгының мөһимлеген билгеләп үтте. «Башлыча, безнең төп юнәлештә җитештерүнең экологик яктан чисталыгы тора. Безнең компаниянең барлык җитештерүләре камилләштерелә, үз технологияләрен модернизацияли, яшел технологияләрне гамәлгә кертә. Экологик җитештерү үз эченә ике төп векторны ала: җитештерүчәнлекне арттыру, куәтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметү, ресурсларны минималь куллану һәм чыганакларны торгызу. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу программаларның барысы да иң яхшы технология принципларына нигезләнгән», – дип билгеләп үтте ул.

Конференциядә докладлар һәм презентацияләр белән Россия Федерациясенең инновацион предприятиеләре, югары уку йортлары, фәнни институтлар вәкилләре чыгыш ясады.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Кожевникова Татарстанда карбон полигоннары булдыру һәм аларда тикшеренү программалары турында сөйләде. «Карбон полигоны сәнәгатьнең углекислый газны ничек бүлеп чыгаруы һәм аның табигатьтә ничек үзләштерелүен аңлау өчен мөһим. Киләчәктә без күпме углекислый газ җитештерүебезне, табигый һәм ясалма системаларның аларны күпме йотуын аңларга тиешбез», –  дип билгеләп үтте Мария Кожевникова. Спикер ике участок турында сөйләде – бу урман һәм су участогы. «Бездә урман участогы буенча приборлар урнаштыру өчен база әзерләү буенча барлык инфраструктура эшләре тәмамланган диярлек, электр үткәрелгән. Су участогына килгәндә, монда катлаулырак, су өслегендә парник газлары агымы даими күзәтелә торган су участоклары юк, шуңа күрә методика да юк һәм безгә моны ничек эшләргә кирәклеген беркем дә әйтә алмый. Без үзебез сынау һәм ялгышлар җибәрү ысулы белән эш итәбез.  Исегезгә төшерәбез, карбон полигоннары Россиядә сынау проекты кысаларында төзелә һәм Татарстан әлеге проект гамәлгә ашырыла торган төбәкләр исәбенә керде.

Су объектларын мониторинглау турында Санкт-Петербург шәһәренең «Суднолы табигать саклау комплекслары һәм системалары» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Юрий Молодиченко сөйләде. Спикер Экология министрлыгының «Фламинго» фәнни судносын модернизацияләү һәм хәзерге вакытта бу суднода урнаштырылган иң яңа җиһазлар ярдәмендә хәл ителә алачак бурычлар турында хәбәр итте. Куйбышев сусаклагычын комплекслы тикшерү буенча беренче экспедицияләр кысаларында яңа җиһазларда алга таба анализлау өчен пробалар сайлап алына, ул пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрацияләре булган участокларны билгеләргә мөмкинлек бирә.  Бу мәгълүматларның барысы да Экология министрлыгы эшендә кулланыла.

Докладлар белән шулай ук «Евротехлаб», «МТС» ГАҖ, «МегаФон» ГАҖ һәм «Сынау заводы белән Урал фәнни-тикшеренү химия институты» АҖ вәкилләре чыгыш ясады.

«МТС» ГАҖ вәкиле атмосфера һавасының пычрануын теркәү һәм ачыклау мөмкинлеген бирә торган видеоэкомониторинг системасын тәкъдим итте, ә Урал химия институтының үсеш буенча директоры волны зарарсызландыру технологиясе турында сөйләде, ул инде илнең күп кенә төбәкләрендә үзен уңышлы күрсәткән.

Конференциянең бөтен эшлекле программасы бүгенге көндә булган прогрессив технологияләрне һәм эшләнмәләрне тәкъдим итүгә юнәлдерелгән, алар әйләнә-тирә мохитне һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланыла яки кулланылачак.

Конференция нәтиҗәләре буенча әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә инновацион чишелешләр буенча иң яхшы эшләрне тәкъдим иткән катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International