25 августтан 1 сентябрьгә кадәр Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
Күчмә экологик лаборатория белән Казанның төньяк зонасына даими чыгу нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең чик дәрәҗәләре арту очраклары ачыкланмаган.