Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы «кайнар линия» үткәрә

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

1 сентябрьгә кадәр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы РФнең Идел бассейнының 17 күзәтү астындагы субъекты территориясендә «кайнар линия» үткәрүне оештырды. Мөрәҗәгать итүчеләр су саклау зоналарын, яр буйларын, су объектлары акваториясен саклау һәм файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре һәм ведомство компетенциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Закон бозулар турындагы мәгълүматлар тикшерү чараларын оештыру өчен нигез булып торачак.

Мөрәҗәгатьләр телефон аша кабул ителә:

- Идел буе районнарара табигатьне саклау прокуратурасы: 8-910-937-34-93;

- Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы: 8-917-296-32-98.

Шулай ук хәбәрне электрон рәвештә Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы сайтында Прокуратураның бердәм порталында «Прокуратурага мөрәҗәгать итү» бүлегендә җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International