Бу якшәмбедә, 27 августта, Казандагы «МЕГА» сәүдә үзәге парковкасында икенчел чимал җыючы мобиль пункт эшләячәк. Шулай ук монда тозлау өчен банклар алмашу, фримаркет һәм буккроссинг та оештырыла.
Теләге булган һәркем көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә тапшыра алачак. Макулатура, ПЭТ-шешәләр, металл, алюминий, техника һәм башка материаллар кабул ителәчәк.
Кабул ителмәячәк: видеокассеталар, блистерлар, теш щеткалары, пластик карталар, су өчен фильтрлар, кәгазь йомырка тәлинкәләре, пластик уенчыклар һәм башкалар
Мобиль пункт 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча эшләячәк (Җиңү проспекты ягыннан Л42 парковкасы).
Икенчел чималны тапшыру өчен ничек дөрес әзерләргә икәнлеген әлеге сылтама буенча карагыз: https://vk.com/wall-127279607_6908.