Ничек итеп экологияле яшәргә? ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре чүп-чарны сортлау һәм акыллы куллану турында сөйләде

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

«ЭкоМечта» экологик сменасы кысаларында ТР Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге белгечләре Зеленодольск районының «Мечта» балалар сәламәтләндерү лагеренда чираттагы экодәрес үткәрделәр. 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге 50 дән артык бала ничек экологиялерәк булырга икәнен белделәр. Уен формасында балаларга чүп-чарны сортлауның никадәр мөһим икәнен күрсәттеләр һәм бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне нәрсә белән алыштырырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Балалар, үз чиратында, экогадәтләре белән уртаклаштылар: кемдер тешләрен чистартканда суны саклый, кемдер кабат кулланыла торган су шешәләрен куллана, ә кемдер макулатура җыя һәм өмәләрдә катнаша икән.

«Балаларга кунакка килүемә һәрвакыт шатланам. Чөнки алардан кире элемтә аеруча сизелә. Алар иң эчкерсез, намуслы һәм үзләре турында шатланып уртаклашалар. Олыгайгач, алар үз шәхесләрен югалтмаслар һәм дөньяны яхшы якка гына үзгәртә алырлар дип өметләнәм», – дип уртаклашты Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге башлыгы Ольга Артемьева. 

Сменаны оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Лето» республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International