Александр Шадриков: «Экология министрлыгы калдыклар белән эш итүне җайга салу буенча федераль закон проектын эшләде»

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Бүген Казанда калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Оештыручы һәм модераторы булып Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон торды.

Түгәрәк өстәлдә ТР экология Александр Шадриков, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов, Казан Башкарма комитеты РИК урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, экологик хәрәкәт вәкилләре, региональ операторлар катнашты. Экология министры чыгышында билгеләп үткәнчә, калдыклар белән эш итү тармагында күп сораулар тупланган. Реформа бөтен ил буенча бара, калдыклар белән эш итүгә, бигрәк тә каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә караш үзгәрде. Ләкин, системалы проблемалар бар, аларны тиз арада чишәргә кирәк.

«Чүпләнгән территорияләр булуы турында мөрәҗәгатьләр Министрлыкка ел дәвамында безнең барлык ачык элемтә каналлары аша килә – гыйнвардан инде 5656 шундый шикаять килде – бу барлык мөрәҗәгатьләрнең зур өлеше. Һәм еш кына рөхсәтсез чүплекләр – ул төзелеш калдыклары.  Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында төзелеш калдыклары чүплекләренең өлеше якынча 80% тәшкил итә, Татарстан буенча бу – 61%.  Мондый калдыкларның хуҗасын ачыклау һәм аны чүплекләрне бетерттерүгә мәҗбүр итү процессы озын һәм катлаулы.» Мисал итеп Александр Шадриков Казанның Гудованцев урамындагы чүплекләрне һәм Дәрвишләр бистәсендәге чүплекне китерде. Бу зур чүпләнгән территорияләр – Татарстан башкаласы картасындагы авырту нокталары. Ике очракта да төзелеш калдыклары җыелган. 

Беренчел исәпләүләр буенча, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян миллионнар белән исәпләнә. Барлык материаллар да ведомство карамагы буенча Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән. Министр билгеләп үткәнчә, мондый хәл, шул исәптән, хокукый кырда җитәрлек дәрәҗәдә җайга салынмау аркасында да була. Хәзерге вакытта федераль законнарга үзгәрешләр кертү проблемасы кискен тора.

Экология министрлыгы тарафыннан «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» федераль законга төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итүне җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты эшләнде. Анда Россия Федерациясе субъектларының конкрет вәкаләтләре каралган.

«Төзелеш калдыкларын исәпкә алу һәм контрольдә тотуның автоматлаштырылган мәгълүмат системасын аларның технологик циклы этапларында мәҗбүри кертү мөһим аспектларның берсе булырга тиеш. Мондый системалар бар инде, һәм аларның берсе республикада сыналды. Автоматлаштырылган система төзелеш калдыкларының бөтен циклын ачык итеп күрсәтергә, барлыкка китерүчеләр, транспортлаучылар, эшкәртүчеләр арасында кооперацияне җайга салырга, шул ук вакытта мондый калдыкларга милек хокукының күчүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип белдерде докладында табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Татарстан Дәүләт Советына карау өчен җибәрелгән закон проектының нечкәлекләрен җиткереп. Әгәр ул хупланса һәм кабул ителсә, республика төзелеш калдыклары белән эш итү проблемаларын төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле хәл итәргә һәм калдыклардан төзелеш материаллары җитештерү тармагын үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек алачак.

Шулай ук министр тагын бер проблемага тукталды – бу ККК полигоннары, алар хәзер тула һәм аларны тутыру ресурсы ахырына якынлаша. Ресурс беткән объектлар рекультивация чараларын таләп итә.

«Калдыклар белән эш итү мәсьәләләре, ә иң мөһиме, бу тармакта кабул ителгән карарлар чыннан да бик мөһим. Яңа инфраструктура объектлары булдырырга, рөхсәтсез чүплекләр һәм полигоннарны эксплуатацияләүне туктатырга кирәк. Безнең уртак бурыч – сәнәгать үсеше һәм яшәү өчен уңайлы мохитне саклау арасында баланс булдыру, иң элек экология проблемаларына шәхси мөнәсәбәтебездән башлап», – дип белдерде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International