ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре I һәм II куркыныч классына караган калдыкларны исәпкә алу системасын формалаштыруга бердәм алымнар турында киңәшмәдә катнаштылар

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

«Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан физик затларда барлыкка килгән I һәм II куркыныч классына караган калдыкларны исәпкә алу системасын формалаштыруга бердәм алымнар турында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә профильле министрлыклар вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә режимында Экология министрлыгының җитештерү һәм куллану калдыклары белән куркынычсыз эш итүне тәэмин итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов катнашты.

Киңәшмәдә «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесенең I һәм II куркыныч класс калдыклары белән эш итү федераль схемасын исәпкә алу, аналитика һәм модельләштерү идарәсе башлыгы Наталья Кривенко Татарстан Республикасын һәм Красноярск краен I һәм II куркыныч классына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән һәм эшли торган күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар саны буенча лидерлар буларак билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International