Күптән инде безнең «ЭКОликбез» рубрикасы юк иде, анда без файдалы экогадәтләр һәм лайфхаклар турында сөйләп барабыз. Бүген без сезнең өчен мәктәпкә экологик яктан ничек йөрергә кирәклеге турында практик киңәшләр әзерләдек, чөнки тиздән уку елы башланачак һәм аңа дөрес әзерләнергә кирәк.
1 сентябрьдә һәр укучы укытучыга чәчәк бәйләме бүләк итүне үз бурычы дип саный. Чәчәк бәйләмнәре урынына чүлмәктә тере чәчәк бүләк итәргә тәкъдим итәбез. Өйдәге үсемлекләр чәчәк бәйләмнәренә иң яхшы альтернатива, чөнки алар еллар буе сөендерә ала.
Шарлар белән дә шул ук хәл. Алар матур итеп күккә очалар, ә аннары чүп-чарга әйләнәләр. Күккә шарлар очыру урынына агач утырту традициясен башлап җибәрергә була.
Канцелярия товарларын сатып алганда, пастасы алмашына торган каләмнәргә өстенлек бирегез. Аның корпусы сезгә берничә ел хезмәт итеп, пастасын гына үзгәртергә кирәк булачак.
Агартылмаган битле дәфтәрләрне сайлагыз. Мондый дәфтәрләр эшкәртелгән кәгазьдән ясала.
Дәреслек өчен тышлыкны үзегез ясагыз! Элекке кебек, газета яки башка кәгазьне кулланыгыз.
Макулатура, батарейка һәм пластик җыюны дәвам итегез, һәм ни өчен бу калдыкларны эшкәртү мөһим икәнен сөйләгез.