1 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы – 2023 кысаларында А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Биредә ел саен төбәк хакимият органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни-тикшеренү һәм проект оешмалары, эре предприятиеләр һәм компанияләр, шул исәптән халыкара компанияләр катнаша.
Форум программасы киң һәм махсус чараларны үз эченә ала: «TatOilExpo 2023» Халыкара күргәзмәсе, халыкара һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар, компанияләр презентацияләре һәм башка тематик вакыйгалар.
Конференциядә әйләнә-тирә мохит компонентларының торышын, сәнәгать ташландыкларын, климат үзгәрешләрен мониторинглау һәм тикшерү өлкәсендә яңа алымнар һәм инновацион ватан эшләнмәләре, аларны практикада гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алдынгы сынау проектлары турында фикер алышу планлаштырыла.
Барлык кызыксынучыларны конференциядә катнашырга чакырабыз. Моның өчен 15 августка кадәр электрон почтага теркәлү өчен гариза җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.
Консультация өчен телефон– (843)-267-68-11, экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 кысаларындагы чаралар турында тулырак мәгълүмат: https://tatoilexpo.ru/.