ТР Экология министрлыгы инспекторлары Чистайда 2500 кв.м. мәйданлы чүплекне ачыклаган

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Чистай шәһәренең Загородная урамында санкцияләнмәгән чүп-чар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча, ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары бу урынга чыктылар. Рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагы ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 2500 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 250 куб. м.

Җир участогы хуҗасына табигать саклау законнарын бозу һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International