Семинарда эшчәнлеге экологик мәгърифәтчелеккә бәйле 40ка якын китапханәче катнашты.
«Экологик тәрбия бирү һәм мәгариф системасын оештыру проблемасы» - ведомствоара проблема, аны хәл итүдә дәүләт һәм җәмагать оешмалар катнашарга тиеш. Китапханә - бүгенгесе көндә демократик социаль институт, нәкъ менә шуңа күрә ул экологик торыш турында хәбәр җиткерүче мәгълүмат чарасы булып тора”, дип ачыклады ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы специалисты Елена Гильмизянова үз чыгышында.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы белән бергә “Библиотека һәм экология” дип исемләнгән программа оештырган. Әлеге программаның төп максаты – ТР китапханәләрендә халыкның экологик мәгърифәтчелеген үстерү.