«Надежный партнёр-Экология» V төбәкнең табигатьне саклау буенча иң яхшы практикалары буенча бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста теләсә кайсы предприятие, уку йортлары (югары уку йортларыннан тыш) һәм коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурсның максаты – федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнарына «Экология» илкүләм проектын нәтиҗәле тормышка ашыруда ил буенча алга таба тиражлау һәм масштаблаштыру өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле табигать саклау региональ практикаларын һәм проектларын ачыклау өлешендә ярдәм күрсәтү.
Исегезгә төшерәбез, узган ел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы проектлары ике номинациядә җиңде: «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» һәм «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә».
Быел конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны сайттан табып була: https://topecopro.ru/
Конкурс «Надежный партнёр» ассоциациясе тарафыннан Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты, «Национальные приоритеты» АКО ярдәме белән үткәрелә.