Бүген без сезгә ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторларының ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Чиста һава» операциясен ничек үткәрүләре турында күрсәтербез. Операция башланганнан бирле Татарстанда 2300 автомобиль тикшерелгән, 66 транспорт чарасының газ бүлеп чыгарганда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китүе ачыкланган. Автотранспортны тикшерү төп автомагистральләрдә, КПП һәм предприятиеләрдә уза. Аның ничек башкарылуын карап китегез!