Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия акциясенә кушылды

2013 елның 31 августы, шимбә
     Бүген Россиядә киң күләмле өмә. “Яшел Россия” дип аталган бу акциягә Россия Федерациясенең 66 субъекты кушылды. Татарстанда, Президент Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, акциянең координаторы һәм оештыручысы булып республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, аның территориаль тармаклары тора. “Яшел Россия” өмәсе Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында уздырыла. Анда “Татнефть” ААҖ, “ТАИФ-НК” ААҖ, “Камаз” ААҖ, “Таттелеком” ААҖ, “Генерирующая компания” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ, “Түбән Кама-нефтехим” ААҖ, “Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты” ААҖ һ.б.лар – йөздән артык предприятиенең, җирле үзидарә органнарының, медицина һәм мәгариф оешмаларының хезмәткәрләре, шулай ук аерым кешеләр актив катнаша.
     Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге вәкилләре һәм “ЭКА” иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән берлектә, Кабан күле яр буендагы территорияне тәртипкә китерделәр. Бу күлләр системасы Татарстанда мәйданы буенча иң зурысы. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабировның әйтүенчә, бу акция Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында аеруча актуаль булып тора. И.Сабиров Казан һәм Татарстан халкын бүгенге өмәгә чыгучыларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга чакырды һәм битараф калмаучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International