В.И.Вернадский исемендәге милли экологик премия

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
         “В.И.Вернадский исемендәге милли экологик премия” X Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс сигез номинация буенча үткәрелә: “Фән экология өчен” (энергетика, табигатьтән файдалану, саулык саклау һәм калдыкларны утильләштерү), “Киләчәк энергетикасы” (яңа энергия чыганаклары булдыру һәм яңартмалы энергия чыганакларының нәтиҗәлелеген күтәрү), “Глобаль экология” (глобаль һәм региональ экосистемалар өчен проектлар, халыкара хезмәттәшлек, халыкара стандартлар кертү, GRJ глобаль хисаплыгы буенча эшләр), “Индустриядә инновацион экоэффектив технологияләр” (энергия һәм материал кулланышны киметү, индустриаль корылмаларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыру проектлары, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүче стандартлар һәм регламентлар, методлар һәм чаралар), “Экологик башлангычлар” (Россия һәм чит ил компанияләренең һәм җәмәгать оешмаларының РФ территориясен тотрыклы үстерү өлкәсендәге экологик проектлары), “Тотрыклы үсеш өчен белемнәр” (монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары), “Шәһәр экологиясе” (шәһәр тирәлеген экологиягә яраштыру өчен инновацион һәм социаль проектлар), “Хәбәр тарату чаралары һәм әйләнә-тирәлекне саклау” (әйләнә-тирәлекне саклау турындагы басмалар, публикацияләр, теле-радио-программалар; экологик форумнар, күргәзмәләр, конкурслар турында репортажлар.
“В.И.Вернадский исемендәге милли экологик премия” конкурсы хәйрия нигезендә үткәрелә, катнашу һәм оештыру кертемнәрен күздә тотмый. Проектта катнашуга шундый өлкәләрдәге проектлар авторлары һәм башкаручылары чакырыла:
– фәнни тикшеренүләр;
– тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре;
– инновацион технологияләр;
– әйләнә-тирәлекне саклауга һәм табигый байлыкларны рациональ үзләштерүгә юнәлтелгән иң яңа техник системалар;
– экологик белем һәм тәрбия бирү.
Катнашуга гаризаларны Оештыру комитетына: а/я 111, Москва, 119017, Россия адресына, ecoprize@vernadsky.ru эл. почтасына 2013 елның 28 октябре узганчы җибәрергә кирәк. Тулырак белешмәләр http://www.vernadsky.ru сайтында.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2013 елның декабрендә, Россия Федерациясенең Әйләнә-тирәлекне саклау елына йомгак ясау кысаларында үткәреләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International