Александр Шадриков «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» журналистика премиясенең «Ел медиашәхесе» булды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының журналистика һәм масса-медиа өлкәсендә XXVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантана «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Җиңүчеләрне ун номинациядә һәм өч махсус проектта билгеләделәр. Ачыклык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән яхшы эшләгән өчен ТР экология министры Александр Шадриков «Ел медиашәхесе» булды. Бүләкне аңа ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

 «Бүген без тармакның лаеклы вәкилләрен бүләклибез. Үз эшен намус һәм фидакарьлек белән башкаручы һәр журналистка чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә сәламәтлек, бетмәс  энергия, иҗади шатлык һәм әлбәттә илһам телим», - диде Рәис Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

«Бәллүр каләм — Хрустальное перо» республика конкурсы Татарстан Республикасында 1998 елдан бирле үткәрелә. Бүгенге көндә бу чара республиканың төп һәм иң абруйлы журналистлар конкурсы булып тора һәм 26 нчы тапкыр үткәрелә. Төрле елларда «Ел медиашәхесе» дип ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның элеккеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International