Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районының Шилнә елгасына агынты сулар агызылуын ачыклаган

2023 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә Тукай районында яшәүчеләрдән хәбәр килде. Ир-ат Шилнә елгасына сыек калдыклар ташлау урынын тапкан. Урынга оператив рәвештә экологлар чыкты. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу факты расланган. ТР Экология министрлыгы лабораториясе хезмәткәрләре агынты һәм табигый су үрнәкләрен алдылар, шулай ук туфрак үрнәкләре дә алынды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча су объектына китерелгән зыян билгеләнәчәк. Торбаның баланс тотучысына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International