«Үз артыңнан җыештырып калдыр». Бу җомгада без Казансу ярын чистартырга барабыз. Кушылыгыз!

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

26 майда 9:00 сәгатьтә «Нижнее Заречье» пляжы территориясендә «Үз артыңнан җыештырып калдыр» бөтенроссия акциясе кысаларында генераль җыештыру узачак. Чара X Нева халыкара экологик конгрессына багышлана. Татарстан, 10 флагман төбәк арасында, Вена конгрессында катнашучылар белән турыдан-туры элемтәгә телекүпер форматында чыгачак. Зур күләмле «Үзеңнән соң җыештыр» өмәләре бөтен ил буйлап узачак.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://clck.ru/34Uvse. Чистарту өчен инвентарь һәм кайнар төшке аш-бездән, ә сездән-шәхси савыт-саба. Үзебездән соң пластик стаканнар һәм тәлинкәләрне калдырмас өчен күп тапкыр кулланыла торган  кружкалар, тәлинкәләр һәм кашыклар алып килүегезне сорыйбыз.

Экоакциянең иң актив катнашучыларын призлар белән билгеләп үтәчәкбез.

«Үзеңнән соң җыештыр» Бөтенроссия акциясе  «Россия экологик операторы»  гавами -хокукый компаниясе тарафыннан «Делай!» хәрәкәте хуплавында оештырылган.  Казанда оештыручылар-ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең бүлекчәсе һәм «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International