Татарстан Экология министрлыгы барлык халыкны Үзәк республика шимбә өмәсенә чакыра

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Ул 29 апрельдә 9:30да «Рус-Алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәле территориясендә узачак.

Территорияне җыю санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2023» республика конкурсы кысаларында планлаштырылган. Бу көнне Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә шимбә өмәләре узачак.

Үзәк өмә «Чиста уеннар» форматында узачак, анда катнашучылар чын квест-уенда көрәшәчәк. Катнашу өчен 3-4 кеше командасына берләшергә һәм 28 апрельгә кадәр 14:00 гә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә: https://forms.yandex.ru/u/64413c412530c203c5ffff47/. 2-3 сәгать дәвамында командалар чүп җыячак (шул ук вакытта шунда ук фракцияләргә бүләчәкләр) һәм баллар  эшләячәкләр.

Катнашучыларны 29 апрельдә 8:30 сәгатьтә теркәү башлана.

Өмә зур экологик фестивальгә әвереләчәк. Барлык катнашучыларны интерактивлар, экологик мастер-класслар, спорт һәм иҗат конкурслары көтә.

Чара «Яшел Фитнес»  командаларын теркәү һәм зарядка белән башланачак. Алга таба барысын да интерактив мәйданчыкларда көтәләр:

- Әгәр дә син яхшы футбол уйнасаң, чүпләрне сортларга аерырга яратсаң, «Эко-футбол»га бар;

- Үз кулларың белән шәм ясау. Моның файдасы- экологиклыгы.

Шопперлар ясау. Трафарет ярдәмендә бәрәңге һәм башка яшелчәләрдән ясалган шопперларны үзегез белән алып китә аласыз;

- Һәр катнашучы утильләштерүгә пластик капкачлар бирә алачак һәм шунда ук  «Экояз» логотибы белән брелок ясарга мөмкин. Шулай итеп, сезнең республика үзәк өмәсеннән экологик бүләк калачак

- Агач утыртусыз  нинди өмә инде? Чарада катнашучылар үсентеләрне торфлы чүлмәкләргә утыртып, үзләре белән алып китә алалар;

- бу көнне профессиональ граффити-райтерлар төзелеш  диварларына сирәк очрый торган һәм кызыл китапка кертергән үсемлек рәсемнәрен ясыйлар.

Өмә кысаларында  балтырган белән көрәшәчәкбез, «Чиста уеннар»да катнашачакбыз һәм агачларны Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре белән бергә утыртачакбыз.

Шулай ук гадәттәгечә концерт программасы һәм кайнар кыр кухнясы көтә.

Өмәдә катнашу өчен эш кораллары урында биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, борщевик - ул агулы үсемлек. Шуңа күрә ябык кием, резин перчаткалар, биткә щиток кияргә кирәк, ә бөтен инвентарьны без бирәчәкбез.

Чараны оештыручылар: ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Защита Казанской Швейцарии»  бергәлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International