1 апрельдән Экология министрлыгының «Экояз 2023» конкурсы старт ала

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык белән бергә 1 апрельдән «Экояз 2023» республика акциясе старт ала. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда узачак. Бу хакта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казанда узган брифингта хәбәр итте.

«Без барыгызны да «Экояз-2023»тә көтәбез, бу санитар-экологик икеайлык кысаларында традицион конкурс. Соңгы биш елда ел саен экологик чараларда катнашучылар саны 1,2 миллионга җиткән, ә бу-һәр өченче татарстанлы дигән сүз. Моннан тыш, социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча татарстанлыларның 94 проценты экологик акцияләрне һәм башлангычларны хуплый», - дип билгеләп үтте министр.

Исегезгә төшерәбез, акциянең төп максаты-республикада иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшчеләрне ачыклау. Акция ике этапта узачак: район (1 апрельдән 12 майга кадәр) һәм республика (13 майдан 31 майга кадәр). Конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы экоишегалды» һәм «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

«Экояз 2023» республика акциясендә җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International