1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Кыш көне җыелган чүп-чардан җыештыруга республиканың барлык халкы чакырыла. Бу хакта журналистларга Казанда узган брифингта ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Санитар икеайлык-Татарстанның чисталык экомарафоны. Республикабызның һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу чүплекләрне бетерү дә, агачлар утырту да, ярларны чистарту да», — диде ул.
Спикер Министрлык коллективы куелган бурычларны үтәүгә һәм көчәйтелгән эшкә керешергә әзер булуын билгеләп үтте. 126 инспекторның һәрберсенә 500 квадрат километрдан артык территория туры килә.
Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда тупланган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү һәм территорияләрне кар катламы эрегәннән соң тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.
Табигать саклау ведомствосы башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә үткәрелгән реформаның төп басымы закон бозуны «башлангычта ук» туктатырга кирәклегенә юнәлдерелгән.
«Сез барыгыз да беләсез, менә инде икенче ел без мораторий кысаларында эшлибез, шул ук вакытта нәкъ менә безнең ведомствоның күзәтчелек эшчәнлегенә басым ясауны дәвам итәбез. Әйтик, 2022 елда Министрлык тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 2 888 кисәтү җибәрелгән, 51 профилактик визит, 1 220 консультация үткәрелгән», - дип сөйләде журналистларга Александр Шадриков.
Явыз хокук бозучыларга карата, мораторийга карамастан, иң каты чаралар да кулланыла. Узган ел Министрлык хезмәткәрләре 348 дәгъва белдергән – һәр икенчесе (149) әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча. 29 602 мең сумлык административ штрафлар һәм зыяннар түләтелгән.
Законнарны тупас бозган өчен хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 16 җинаять эше кузгатылган.