Александр Шадриков: «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында экологиянең дә безнең традицияләрдә яшәвен истә тоту мөһим»

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген экология министры брифингта журналистларга республикада табигатьне саклау чаралары турында сөйләде.

«Безнең төп максатыбыз-тулаем республиканың да, һәр кешебезнең дә имин экологик киләчәген тәэмин итү. Соңгы биш елда Татарстан Республикасы территориясендә 52,2 млрд сумлык 850 табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылды, шул ук вакытта 20,4 млрд сум – бюджеттан финансланды», - дип билгеләп үтте чыгышының башында ук спикер. Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык ведомство алып барган эшнең бер өлеше генә дип билгеләп үтте. Ул экология министрлыгы хәл иткән мәсьәләләрне һәм бурычларны тезис белән ассызыклады. Бу экологик мониторинг, җир асты байлыкларыннан файдалану, экологик белем бирү, һәм, әлбәттә, күзәтчелек - министр кыскача һәр юнәлеш буенча тукталды. Атмосфера һавасының сыйфаты турында сөйләгәндә, ул узган елда атмосфера һавасының сыйфатына 4,4 миллион үлчәү башкарылганын билгеләп үтте. Бу узган ел белән чагыштырганда 500 меңгә күбрәк.

Атмосфера һавасының торышын күзәтүнең территориаль системасы 2008 елдан бирле эшли һәм хәзерге вакытта атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясеннән (АСКЗА) һәм 6 күчмә экологик лабораториядән (ПЭЛ) тора.

Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17нче автомат станциясе  быел март аенда «Салават Күпере» халкының күпсанлы үтенечләре буенча урнаштырылган. Әлегә бу станция атмосфера һавасында 6 төп пычраткыч матдәне билгеләү өчен газ анализаторлары белән җиһазландырылган, әмма якын арада станцияне һавада тагын 5 аромат углеводородны билгеләү буенча хроматографик комплекс белән тулыландыру планлаштырыла.

Федераль күзәтчелек предприятиеләре потенциаль пычраткычлар булганлыктан, өстәмә тикшеренүләрне Росприроднадзорның Үзәк  лабораториясе үткәрә.

2018-2022 елларда Татарстан Республикасында атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең  рөхсәт ителгән чик күләмнән артуы 3,6 тапкырга кимегән.

 «Соңгы 30 елда атмосфера һавасының сыйфаты үзгәрү динамикасы буенча анализ ясадык. Мәсәлән, 1998 елдан башлап, тулаем төбәк продукты чагыштырмача бәяләр белән 2,6 тапкыр үскән саен, Татарстанда ташландыкларның гомуми күләме 21,4 процентка кимегән. Ләкин бу безне бөтенләй тынычландырырга тиеш түгел! Мин күп тапкырлар әйткәнемчә: безнең алга куелган план- халыктан шикаятьләр керүне нульгә төшерү, без шуңа  омтылырга тиешбез», - дип җәлеп итте журналистларның игътибарын министр.

Шулай ук Александр Шадриков «Экология»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу һәм аннан соңгы елларга билгеләнгән чараларны санап чыкты. 2022 елда республика 4 федераль проектта катнашты бу Иделне савыктыру, Чиста ил, Уникаль су объектларын саклау һәм урманнарны саклау. Аларны гамәлгә ашыруга  6,8 млрд сум акча юнәлтелгән. Экологик чаралар  төбәк әйләнә-тирә мохитне саклау программасы хисабына да инвестицияләнә. 2022 елда 1,1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International